More Related Content
More from Airat Yusupov (20)
Хафизова
- 1. «Багышлаулар» циклыннан.
Гаяз Искакыйга
1. Язмыш микән, әллә ялгыш микән
Ят җирләрдә гомер кителгән.
“Милләт” диеп әрнеп, янып – көеп,
Тормыш юлы читтә үтелгән.
2. Чит җирләрдә сагну – сагышларны
Басар өчен чара бар микән?
Күңел тәрәзәсен нидер чиртә,
Яңгыр микән, әллә кар микән?
3. “Ни хәлләрдә икән илем, телем
Ничек яши икән милләтем?”
Күңел төпкелендә шундый уйлар,
Халкы өчен янып ул яши.
4. Яшәвенең ихлас омтылышы –
Милләт гаме, милләт язмышы.
Үз баласын читтә каккан чорның
Исхакыйда ачы чагылышы.
5. Еллар аша, ерак чорлар аша
Күкрәп кайтты илгә мирасы.
Милләтенең мәгърүр сакчысы ул,
Башын имәс горур Искакый.
Сихри караш
Күзләреңне тутырып бер карадың,
Бар табигать гүя үзгәрде.
Җылы дулкын булып сыйпап узды
Кышның салкын усал җилләре.
Күзләреңне тутырып бер карадың.
Ялкын тулы иде карашың.
Чәчкә кебек карлар бөтерелде,
Шомырт чәчкәсе дип саташтым.
Саф сөюем, тәүге яратуым
Шушы икән, шушы икән диям.
Салкын кышларда да яз китергән
Серле карашыңа башым иям.
- 2. Соңгы сөю
Гомер үрләренә менгән чакта
Сөюебез арта, шикләнү.
Ян әле, син, янчы соңгы өмет,
Мәхәббәттә кичке таң ату.
Ярты күкне караңгылык япты,
Көнбатышта гына сирпелеш.
Тукта, узма, кичкә авышкан көн,
Озаккарак сузыл омтылыш.
Йөрәк ярсулары бер тынса да,
Кайнар хисләр әле бөркелә.
Соңгы сөю – син бит серле сөю,
Өметсезлек тә син, бәхет тә.
Хафизова Зөләйха Муса кызы
Сабантуйга мәдхия
Җәйнең яме – чәчкә белән,
Сабантуй белән дуслар.
Бар тарафта шатлык хисе,
Шаулап тора болыннар.
Болыннарда бәйрәм гөрли,
Уен-көлке, җыр-моңы.
Сабантуйсыз татар булмас,
Сабантуй – татар җаны.
- 3. Мин Тукайга киләм...
Тукай мәйданында күпме кеше,
Һәр кешенең бардыр үз эше.
Минем дә бит шагыйрь һәйкәленә
Киңәш сорар өчен килешем.
Әйтче, шагыйрь, каян көчләр алдың
Иҗат итеп янып яшәргә?
Еллар аша, ерак юллар аша
Килдем бүген сиңа дәшәргә.
Бу дөньялар ник үзгәрә шулай?
Юктыр аклык, күптер каралык.
Сүздә генә кала горурлыклар,
Татар халкы бара таралып.
“Туган тел”не җырлап, көйләп үстек,
Хәзер әнә башка тел кирәк.
“Татар телен кыскартырга” диләр,
Өзгәләнә шуңа гел йөрәк.
“Башка милләтләргә татар телен
Өйрәтүе мөмкин түгел,”- ди.
Әти-әни каршы килә икән,
“Татар теле кирәк түгел”,-ди.
Ни аяныч, татар, телсез татар
Бу сүзләргә теләп кушыла.
Татар телен мәҗбүриләп кенә
Өйрәтеп кара инде маңкортка.
Татар теле җанда,канда яши,
Татар булып җиргә туганбыз.
Туган телен җуйган, тамырларын кискән,
Читкә киткән буын бугай без.
Кем гаепле икән, түрәләрме?
Алар безнең хәлне беләләрме?
“Татар теле нигә кирәк?” диеп,
Туган телгә каршы киләләрме?
Әйтче, Тукай, ничек аңлатырга,
Туган телне ничек сакларга?
Телгә килеп, гүя, шагыйрь әйтте:
-Басыгыз, сез, бердәм сафларга!
Әй, яшьтәшем, дустым, милләттәшем,
Ач күзеңне, шуны яхшы бел:
Татар булып горур яшәр өчен,
Кирәк безгә, кирәк туган тел!
Хафизова Зөләйха Муса кызы
Совет районы 11нче татар гиназиясе укытучысы
- 4. Җырлый белмиләр бөркетләр,
Сугыша белми былбыл,
Җырдан сызланмый бөркетләр,
Сугышта үлми былбыл.
Муса кайсы шул кошларның?
Җанына сыйган җир, күк...
Сугыша белгән былбыл ул
Һәм җырлый белгән бөркет
ШИГЬРИ ЮЛЬЯЗМА
Җәлил эзләреннән үтәр өчен
Туган якларында булдык без.
Оренбурның иркен далаларын
Күңел күзе белән күрдек без.
Мостафага бардык, уйга калдык,
Нигез урынын табып барладык.
Белем учагын да читләмәдек,
Музеена таба атладык.
Күрше-күлән белән бер сөйләшеп,
Җәлилне без искә төшердек.
Туган якларына барып кайтып,
Күпне күрдек, күпне кичердек.
Туган ягы көчләр биргән аңа
Улым диеп назлап үстергән.
Нәни Муса батыр булыр диеп
Ул чагында әле кем белгән.
Туган якларында булып кайттык
Күңелләргә күпме нур җыйдык.
Батырлыкның, рухи матурлыкның
Көчен бары без шунда тойдык.
- 5. ҖӘЛИЛГӘ БАГЫШЛАНГАН ШИГЫРЬЛӘР
Моңлы җырдай сызылып калды гомрең,
Ут-ялкыннар аша үрләде.
Сокланырлык синең батырлыгың
Алга әйдәп һәрчак дөрләде.
Җырың калды якты маяк булып,
Әйтер васыять булып гомергә.
Лачыннардай күккә ашкындың да,
Исмең калды мәңге күңелдә,
Лаек булып килер буынга.
БҮЛӘК ИТЕП СЕЗГӘ БИРӘБЕЗ
Сугыш дигән ачы афәт килгәч,
Муса киткән илен якларга
Явыз дошманнардан туган җирен
Күз карасы кебек сакларга
Мусалардай горур җаннар гына
Каләм белән җиңгән дошманны
Корал белән, каләм белән көрәш
Көчле булган, булган аһ-зарлы.
Дошман явыз, бик тә мәкерле шул,
Сатлык җаннар тора сатарга.
Тугрылыкны, илгә мәхәббәтне
Аяк асларына таптарга.
Ни булса да, Җәлилчеләр горур
Кала алган шушы сугышта
Ирек дигән якты өмет кенә
Өзелеп калган соңгы сулышта.
Соңгы юлга җырлап барган алар,
Һәм елмаеп һәлак булганнар.
Баш ияргә һәйкәлләргә килә,
Алар ирек яулап биргәннәр.
“Онытылмас сезнең батырлык” дип
Әйтер өчен монда киләбез.
Изге хисләрдән без шигырь үреп
Бүләк итеп сезгә бирәбез.
- 6. ҖИҢҮ ЯЗЫ
Күңелләрдә өмет хисе яна –
Өзгәләнә ятимнәрнең җаны.
Җиңү язы килә, җиңү язы –
Ирек алып килгән май ае.
Җиргә тагын җиңү язы килә,
Керфекләргә яшь тамчысы элә.
Сугыш афәтенең бар ачысын
Кичермәгән икән кемнәр генә?!
Кемдер ятим үскән, буйга җиткән
Әти диеп әйтә алмыйча.
Сугыш кырларында ятып калган
Күпләр кире кайта алмыйча.
Ни булса да, җиңү язын көткән
Аның өчен күпме кан-яшь түккән
Горур халкым биеп бәйрәм итә –
Җиргә тагын җиңү язы җиткән.
- 7. АЯЗ БУЛСЫН КҮКЛӘР
Аяз булсын күкләр
Кояш көлеп торсын,
Илләр имин булсын.
Табын түрләрендә
Кайнар икмәк торсын.
Аяз күкләр телим,
Язлар балкып килсен.
Тыныч тормыш безне
Шатлык белән күмсен.
Иртән, көндез, кичен
Аяз булсын күкләр
Тынычбулсын илләр
Бернәрсә дә юк бит
Аннан кадерлекәр.
- 8. КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары.
2. Җәлил М. Сайланма әсәрләр.
3. Җәлил М. Фотоальбом.
4. Җәбиров И. Җәлил һәм Җәлилчеләр.һ
5. Җәлилова Х. Абыем турында.
6. Мостафин Р. Өзелгән җыр өзеннән.
7. Мостафин Р. Җәлил эзләре буйлап.
8. Кашшаф Г. Муса турында истәлекләр.
- 9. КУШЫМТА
Еллар узу белән саргайса да,
Фоторәсем җуймый асылын.
Аларда бит еллар кайтавазы,
Сорауларга җавап табырмын.