More Related Content
More from Airat Yusupov (20)
Сабирзянова
- 1. Сабирзянова Рузиля Рафаэловна
72 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Көз − моңсулы мизгел .
Үзең матур , үзең ягымлы син
Нигә шундый кырыс буласың ?
Әллә нинди , сәер характерың :
Бүген кояш көлсә , ә кем белә
Иртәгесен нәрсә буласын .
Ак болытлар , елак бала сыман ,
Сытып – сытып еларга тора .
Бу агачлар ачы кайгыдадыр ,
Саргайганнар инде яфраклары ,
Хәзердән үк коелып кора .
Юк , юк ...
Аяз көннәр булмый димим ,
Кайчак таңнар көлеп аталар .
Димәк , әле сагыш кына түгел −
Ә шулай да , көз − моңсулы мизгел ,
Шаян чаклар аңа ят алар .
***
Үкенмим
Караттым .
Үтенмим кайтуың ,
Сине бит югалттым .
Шулай да яраттым .
Теләмим ...
Баш имәм
Горурлыгым көчле .
Каршыңа да килмәм ,
Тик комга терәлде бит
Көймәм ...
Еламыйм − көтәм
Сагынып бетәм
...Уйламыйм бүтән
Үземне җиңәргә
вакыт бит
күптән .
- 2. Кире киләсең .
Онытырга ирек бирмисең бит .
Югалтканда кире киләсең .
Эндәшмисең , карашларың белән
Чыра итеп мине теләсең .
Соңлап кердем тыныч тормышыңа
Ташлап киткәч , кире киләсең .
Көлмә , килмә , сөйим читтән генә
Кире кагалмавымны бит беләсең .
Жәллисең дә , уйлап , көтмәгәндә
“Килмим” , - дигәч , кире киләсең .
Юатасың , үзең сизәсең ич
Минем бик тиз җайга киләсен .
Ялгыз калып , канатымны җыйгач ,
Түбәнсетеп , кире киләсең .
Их , аңлыйсым килә күңелеңне ...
Ник киләсең , нигә көләсең ?
***
Язлар язлар инде , дисәк тә ,
Башка мизгел кебек
Шау - шу белән килеп тарала .
Үзенә хас сыйфатлары белән
Безнең якка таба юл ала .
Әнә күрәсезме , кар каралган ,
Кара көеп кыш бит сугыша .
Алдан хәбәр биргән язга
үз урынын
Нигә бирмәскә ул тырыша .
Ә яз инде ныклы адым белән
Ышанычлы итеп күз кыса .
Җылы яктан дәшә каргаларны
Бәлки килер , шулай чакырса .
- 3. Яз башында авыл әллә ничек :
Халык кыштырдаша , кайнаша ,
Йокысыннан торган ач аюдай ,
Язгы зур эшләргә ябыша .
***
Сагыш тулы күңелләрне
Бушатасы иде бер .
Кая карыйм , кемгә генә
Сыя икән минем сер .
Үпкә тулы эчләремне
Чистартырга кирәктер .
Гел хаклык эзләп йөрим бит
Уемда шул теләктер .
Рәнҗү тулы йөрәкләрне
Кемгә сиздерим икән .
Эч серләремне сөйләсәм ,
Файдасы булыр микән ?
***
Миңа язган бәхет бөртегем син
Яңалыгы туар көнемнең .
“Үзебезгә күзләр тимәсен !” – дип ,
Теләк теләп һәрчак йөримен .
Юлларыбыз бергә кушылганнар ,
Сулышлар да табып очрашкан .
Мәңгелеккә ! – диеп , антлар биреп ,
Кулларыбыз ныклап тоташкан .
Мәхәббәт - ул сөю генә түгел ,
Бергә тоту гомер дагасын .
Без сакларбыз антны , тик шулай да
Вәгъдәләрне ходай сакласын .
Светофор сөйли .
- 4. Шәһәр урамы аркылы
Тыз – быз чаба машина.
Шул юл аркылы чыкканда
Кирәк башны кашырга .
Урамны кисеп узабыз
Көлеп тора светофор .
Гүя , ул безгә эндәшә :
Яшел утны көтеп тор .
Кызыл күзен кысса әгәр,
Юл йөрергә ярамый !
Кызгылт сары “Әзерлән !”- ди
Бернигә дә карамый .
Яшел утны күрсәк анда -
Җырлый – җырлый үтәбез .
Кызыл янгач , машинаның
Киткәннәрен көтәбез .
Светофорның кагыйдәсен
Үтик әле барыбыз .
Шул чакта гына , дусларым ,
Сау - сәламәт калырбыз .
КЫШ
Үз чиратың җитте бит инде , кыш ,
Сөйрәлмичә кил син , иңләп кил .
Яңа елың белән куандыра ,
Салкын белән куыра да бел .
Кайбер көнне эре – эре карлар
Энҗе бөртегедәй ялтырый .
Көтмәгәндә кырыс суык килсә ,
Кышкы табигать тә калтырый .
Зифа кыздай , моңсу каеннарны
Шәрә талны бәс сарып ала .
Авыл өйләреннән чыккан төтен
Югарыга таба юл яра .
- 5. Тирә - якта бераз шомлы тынлык
Тик кайдадыр буран котыра .
Җәяүлеләр йөри торган сукмак ,
Зур юлларга көртләр тутыра .
Кич җиттеме , күктә йолдыз калка .
Урамнарда утлар кабына .
Буран туктый , әче җилләре дә
Китеп тора котып ягына .
Шушы сихри , серле кичтә
Барысы яңа , бары бер бөтен .
Яңа карлар , яңа көннәрдәдер
Әле минем бөтен өметем .
Көз дә китәргәме кузгала .
Ник сыныйсың , син , адәм балаларын
Түземнәре җитмәс дисеңме ?..
“Күңел миңа биреләчәк ,” – диеп
Җәберлисеңме син кешене .
Тик шулай да сине яраталар
Таләпчән дә кырыс булганга .
Авызыңны ачып , сынаулардан
Үтмәгәнне чүпләп торганга .
Уңнан тартып , сулдан этеп – төртеп,
Пычрак чыгарасың , кар ява ...
Ялгызларны шунда күмәргәме ,
Ашыгасың , әмма тар ара .
Явыз , усал , көләч , туңдыра ,
Чын үзенме әллә уздыра .
“Мин !” – дип тыпырчынамы шунда
Көз дә китәргәме кузгала .
***
“Онытам ”- диеп үземә сүз бирдем мин
- 6. Искә алмам дидем бүгеннән .
Һәркөн шулай кабатлана килде ,
Күптән төштем бәхет күгеннән .
Киткәнеңә инде байтак вакыт
Күз алдымнан нигә китмисең ?
Томан аша миңа юл күрсәткән
Маяк булып , алда көтмисең .
Ләкин горур башым түбән имәм ,
Газап бүләк иткәч язмышым .
Гомер буе сине кичермәмен,
Һәрчак искә төшәр ялгышың .
***
Бүген кабат сине төштә күрдем
Көндәгечә түгел , искәрмә ...
Күрүгә үк никтер куркып , каушап ,
Тетрәп куйды бөтен йөрәккәем
Уең ахры миннән китәргә .
Безнең ялгыз каен кырыеннан
Йөгереп – йөгереп чыктың да каршыма
Кочак җәеп , яшел чирәм буйлап
Син киләсең...
Түзә алмыйм шушы ярсуга .
Барлыгымны онытып , каршы чаптым
Аерылудан куркам , тизрәк син ;
... Юк , юк ! ?
Ни булды соң ?
Нигә томан каплый үзеңне
Күрә алмыйча калам бит күзеңне
Бар серләрең шул күзләрдә иде
Хәзер алар туры карамый.
Билгесезлек аша ерагая
Кисәтәме шунда , белмим , ләкин
Синең күзләр мине алдамый.
Гаепләмим сине , үзем ,
Ошаттым да ахырын уйламый
Ник ташландым синең кочагыңа ?..
Караттым да , яратканмын икән
Ялгыз каласымны аңламый ...