More Related Content
More from Airat Yusupov (20)
Арсланова
- 1. Совет районы буенча мәгълүмат-методика үзәге
методисты,”Илһам чишмәсе” әдәби-иҗат
берләшмәсенең җитәкчесе
Рәхимә Минвәли кызы
Арсланова шигырьләре
***
Һәр елганың була чишмә башы,
Һәр кешенең- якын иптәше.
Һөнәрләрнең була күптөрлесе,
Мөгаллимгә булмас тиңдәше.
Син булганда.
Аяз күкнең төсе - күзләреңдә,
Якты кояш нуры- йөзләреңдә,
Сандугачлар моңы-җырларыңда,
Бәхет кошым синең кулларыңда.
Нәфис җилнең назы һәр сүзеңдә,
Бөтен дөнья яме күңелеңдә,
Адаштырмас мине ак буран да,
Салкын кышны сизмим
син булганда
Казаным
И Казаным минем-башкалам,
Яшәү өчен синнән көч алам,
Тарих эзләреннән киләчәккә
Зур өметләр баглап юл салам.
И Казаным минем-башкалам,
Гүзәллегең күреп таң калам,
Синдә генә иләс күңелемә,
Йөрәгемә тынгы табалам.
И Казаным минем-башкалам,
Сиңа карап ихлас сокланам,
Еллар узган саен яшәрәсең,
Мәңге яшә яшьнәп ташкалам.
- 2. Хыял.
Һавада очкан кошларга
Карым да хәйран калам,
Ак хыяллар канатында
Яннарыңа ашкынам.
Минем дә бит кошлар кебек
Күктә очасым килә,
Күкрәгемә , иркәм,диеп
Сине кочасым килә.
Биеклеккә дәшә мине
Ак торналар тавышы,
Без икебез теләсәк тә ,
Нигә булмый кавышып.
Беребез күктә ,беребез җирдә
Якын түгел аралар,
Бер,Ходаем үзең безне
Ялгызлыктан арала.
НӘНИЛӘРГӘ
Яз.
Алмачуар атында
Ашыгып ераклардан
Килеп җитте ямьле яз
Сәлам алып кошлардан.
Кояш дусты нурлар сибеп,
Эретте кар- бозларны.
Колач җәеп каршы алды
Очып килгән кошларны.
Кышкы йокыдан уянды,
Урманнар һәм тугайлар,
- 3. Яз җырына кушылдылар
Сыерчыклар,тургайлар.
Чәчәкләр кояшка карап,
Калкыттылар башларын.
Сәлам биреп Язбикәгә
Күтәрделәр таҗларын.
****
Салават күпере күктә
Нурларын чәчеп уйный.
Шулкадәр матур төсләрне
Каян алган ?- дип уйлыйм.
Кызыл,сары.яшел төсләр:
Күзләребез камаша!
Яңгырдан соң зәңгәр күктә
Кояш кылган тамаша.
Уяу песием.
Йокыдан уянгач песи.
Озак итеп киерелә.
Аннан ,сак кына атлап,
Минем яныма килә.
-Тычканнарны тотмыйсың.дим,
Көне-төне йоклыйсың ,дим.
Сырпалана: “Мияу,-ди.
-Мин бит һәрчак уяу”,-ди.
***
Җәйге җылы җил исә.
Әтием утын кисә,
Әнием суга бара,
Абыем утын яра.
Мин дә бит тик утырмыйм-
Дусларым белән уйныйм.
Суык бабай.
Ай-һай, бүген Суык бабай
Әллә нигә котыра,
Кар-буранны бар дөньяга
Усалланып туздыра.
- 4. Бүре кебек урамнардан
Улап-дулап та чаба,
Кош-кортларны ,кызганмыйча,
Куа төньякка таба.
Тукта инде, Суык бабай,
Бу кадәрле тузынма,
Чана шуарга дип чыккан
Балаларны куркытма!
* КОШКАЕМ.
- Нидән моңсу, кошкаем?
Сайрамыйсың син нигә?
Читлек эчендә яшәп,
Ачуландыңмы безгә?
- Ачуланмыйм, сагынам,
Туып-үскән җиремне,
Куе урманнарымны,
Саф һавалы күгемне!
Минем очасым килә,
Күтәрелеп биеккә.
Табигатьнең гүзәллеге,
Сыймый бит ул читлеккә.
****
Чәчәкләр иртән уянып,
Нәфис таҗларын ача.
Чык назлап битләрен югач,
Чирәмгә төшеп кача.
Чәчәкләр якты кояшка
Сәламнәрен юллыйлар,
Шаян кәбәләләкләр белән
Көне буе уйныйлар.